erid:2VtzquqpS7d
Машина йөртү таныклыгын алу өчен имтиханнар кырыслана
Арча яңалыклары

Машина йөртү таныклыгын алу өчен имтиханнар кырыслана

Россия Эчке эшләр министрлыгы машина йөртү хокукына имтиханнар бирү кагыйдәләрен өстәргә тәкъдим итә, документ иҗтимагый фикер алышуны уза.

 

Нәрсә үзгәртергә планлаштырыла: Теорияне тапшыруны контрольдә тоту кырысланачак: элемтә чараларын, яшерен колакчыннар тибындагы фото-, аудио- һәм видеоаппаратураны, кечкенә видеокамераларны һәм башка видеоаппаратларны кулланган өчен, кандидатның имтихан нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылачак.

Теоретик имтиханда автоматлаштырылган системага таләпләр арттырылачак: кандидатны, аерым алганда, тест бирү вакытында фотога төшерәчәкләр. Гамәли имтихан уздыру сроклары кырыслана: теорияне уңышлы тапшырганнан соң, ул алты ай дәвамында түгел (кагыйдәләрнең гамәлдәге редакциясендәге кебек), 60 көн эчендә билгеләнәчәк.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев