erid:2VtzquqpS7d
Медицина маскасы кигән кешеләр атышкан
Арча яңалыклары

Медицина маскасы кигән кешеләр атышкан

30 мартта Башкортстанның Чишмә районында медицина маскалары кигән кешеләр атыш оештырган.

30 мартта Чишмә районында полициягә бер уфалы шалтыратып, “Алкино” шифаханәсе авылына якын заправка янында кешеләр атышалар, дип хәбәр иткән. “КП – Уфа” басмасы язуынча, АЗС территориясендә 40-50 кеше булган. Алар барысы да медицина маскалары кигәннәр һәм корал тотканнар.

 

Полиция хезмәткәрләре килүгә хулиганнар качышып беткәннәр. Хокук сакчылары беркемне дә тота алмаганнар.

 

Шулай да атыш урынында патроннар, травматик пистолет пулялары һәм канлы салфеткалар ятып калган. Шулай ук 11 кулның эзе табылган.

 

Әле тикшерү эше башланган.

 

Автор : Язгөл Сафина

Чыганак: www.ufa.kp.ru

Фото: news-r.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Bashkortstanda-meditsina-maskasi-kig-n-keshel-r-atishkannar-195816/


Нет комментариев