erid:2VtzquqpS7d
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Арчада
Арча яңалыклары

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Арчада

Дәресләрдә дә катнашты

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кукмара районына эшлекле сәфәреннән соң, Арча мөхтәсибәте эшчәнлеге белән танышты. Биредә ул Арча Үзәк мәчете янәшәсендә төзелә торган Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәген карады.

Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин мөфтигә бер ай эчендә күтәрелгән өч катлы бинаны күрсәтте, бүлмәләрнең урнашу тәртибе белән таныштырып чыкты. Биредә уку сыйныфлары, конференц-зал, ашханә, китапханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр урын алачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Үзенең сәфәре барышында мөфти хәзрәт шулай ук Арча Үзәк мәчетендә балалар өчен оештырылган Коръән ятлау дәресләрен карады. Хәзерге вакытта анда 8-15 яшьлек балалар өчен тәхфиз дәресләре уза — алар остазлары, Коръән-хафиз Исмәгыйль хәзрәт Абдусамадов җитәкчелегендә Коръән ятлыйлар.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев