Реклама
QR-кодлар һәм чикләү чаралары пандемия тәмамланганнан соң гына тулысынча бетерелергә мөмкин ("Ватаным Татарстан").
Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
“Чикләүләр, QR-кодлар пандемия тәмамланганнан соң гына алынырга мөмкин. Күмәк иммунитет чиге дә – үзгәрми торган күрсәткеч түгел. Ревакцинация хисабына ул даими рәвештә кирәкле дәрәҗәдә сакланырга тиеш”, – дигән Песков, журналистларның чикләүләр һәм QR-кодларның тулысынча кайчан алыначагы турындагы соравына җавап итеп.
Ул хәзерге вакытта Европаның кайбер илләрендә чирләүчеләр саны артуын билгеләп үткән.
“Галим-эпидемиологлар моның сәбәбен аңлатырга тиеш. Сәбәпләре бетерелмәгәнгә күрә пандемия дәвам итә һәм элеккечә үк куркыныч булып кала.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз