erid:2VtzquqpS7d
"Мин ничек яшәргә тиеш?..": Covid-19 25 яшьлек егетнең 7 туганының гомерен өзгән
Арча яңалыклары

"Мин ничек яшәргә тиеш?..": Covid-19 25 яшьлек егетнең 7 туганының гомерен өзгән

Хатынында коронавирус булуы үлгәч кенә ачыкланган.

Баскетболчы Карл-Энтони Таунс COVID-19тан берьюлы 7 якын туганын югалтуын хәбәр иткән. Спортчы сөйләвенчә, коронавирус авыруы нәтиҗәсендә әнисен һәм ике абыен да югалткан. Бу хакта ул үзенең Интернет челтәрендәге сәхифәләрендә язган. "Әни киткәннән бирле мин бер тапкыр да нормаль психологик халәттә булмадым. Баскетбол минем өчен терапия булып хезмәт итә дип тә әйтә алмыйм. Чөнки әнидән соң тагын 6 туганымны югалттым. Мин хәзер ничек яшәргә тиеш?" дип язган ул.   Спортчының әнисе Жаклин апрель аенда үлгән. Хатынында коронавирус булуы үлгәч кенә ачыкланган.

Фото: пиксабай

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31349


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев