erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Миңнеханов Элвин Грей концертлары турында: Артистка түгел, оештыручыларга дәгъва бар

Башкаручы Татарстанда популяр, дип искәртте ТР Президенты.

Татарстанда Элвин Грейның концертларын гамәлдән чыгару башкаручының иҗаты белән түгел, ә коронавируска каршы чаралар белән бәйле булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Татарстанда бу иптәшне яраталар, аңа ихтыяҗ бар. Роспотребнадзорның Элвин Грейга түгел, ә аның концертын оештыручыларга карата дәгъвасы бар. Безнең позиция шундый, беркемгә дә ташламалар бирмибез, һәм шул сәбәпле Covid-19 буенча вазгыять тә бездә тотрыклы булып кала», — дип аңлатты ул.

14 февральдә Элвин Грей Татарстанда үз концертларын гамәлдән чыгару турында белдерде. Декабрь аенда җырчы «Пирамида»да узган концертта санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен Роспотребнадзорның күз уңына эләккән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк Татарстан Мәдәният министрлыгында Башкортстаннан килгән артистларның чыгышларын тыю турындагы имеш-мимешләрне кире какканнар иде.

 https://tatar-inform.tatar/news/showtime/17-02-2021/mi-nehanov-elvin-grey-kontsertlary-turynda-artistka-t-gel-oeshtyruchylarga-d-g-va-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X