erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәк чәчәген өздем ялгыш кына...

Әңгәмәдәшебез – Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Каюмов.

 

– Рәис Фәритович, сүзне элегрәк һәр бакчада үскән мәктән  башлыйсы килә. Мәк чәчәге турында матур җыр да бар. Хәзер шушы матур чәчәкне үстерергә дә ярамыймы инде?

– Сүз монда  “әфиун мәге” дип аталганы турында бара. Әгәр кемдер бакчасында 10 төпкә кадәр шундый мәк үстерә икән, ул кешегә карата административ эш кузгатыла, суд карары белән штраф (1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр) салына. Әгәр инде 10 төптән артып китсә, җинаять эше кузгатыла.

– Кемдер бакчасында тыелган үсемлек үсүен аңлап бетермәскә дә мөмкин бит...

– Билгеле, башта кисәтү ясыйлар, хәлне төзәтмәгәндә катгый чаралар кулланырга туры килә. Тыелган үсемлекләр арасында киндер дә бар. Без ел саен районда “Мәк” операциясе үткәрәбез, аңлату эшләре алып барабыз.

– Мәк орлыгын элек-электән төрле ризыклар әзерләгәндә кулланалар, андый ризыклар кибетләрдә дә сатыла.

– Мәк орлыгында бернинди зыянлы матдә юк, аны куллану тыелмый.

– Наркотиклар белән сәүдә итүчеләрне ачыклау җиңел түгелдер...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу ил буенча иң авыр проблемаларның берсе булып тора. Хәзерге заманда кулдан-кулга биреп сату итмиләр инде. Интернет аша акча күчерәләр, сатучы белән сатып алучы очрашмый да. Аларга каршы хокук саклау органнары да нәтиҗәлерәк технологияләр кулланалар.

–  Безнең районда хәлләр ничегрәк тора?

– 2017 елда Наласа авылында Казан шәһәреннән кайткан бер кеше өй астында бөтен шартларын тудырып киндер үстереп ятканда тотылды. Суд аны өч елга  ирегеннән мәхрүм итте. Срогын тутырып кайткач яңадан шушы кәсебенә керешкән бу. Яңадан ирегеннән мәхрүм иттеләр үзен. Узган ел синтетик матдәләр белән бәйле бер очрак булды.

Безнең кабинетта бик матур мәк кыры төшерелгән календарь эленеп тора. Рәис Фәритович аны да игътибарсыз калдырмады.

– Моның өчен дә җавапка тартырга мөмкиннәрме? – дим.

– Юк, – диде  ул. – Монда бернинди криминал да юк, тора бирсен. Наркотикларны пропагандалаган плакатлар эләргә, таратырга ярамый.

– Файдалы җавапларыгыз өчен рәхмәт!

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X