Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мәмсәдә яшәүче 102 яшьлек Гарифә апа Касыймова да сайлады

    Мәмсәдән Гарифә апа Касыймовага 102 яшь. Ул да сайлауларда катнашуны үзенең бурычы дип саный.

    Мәмсәдән Гарифә апа Касыймовага 102 яшь. Ул да сайлауларда катнашуны үзенең бурычы дип саный.

    – Элек сайлаулар бик матур үтә иде. Җырлар, биюләр белән. Чын бәйрәмгә әйләнә иде. Хәзер менә өйгә килеп сайлаталар. Бу үземнең йортым түгел. Мин ялгызым яшим. Бераз авырып торам әле. Шуңа туганнарыма килдем. Ярый алар бар, бик рәхмәтле мин аларга. Минем башка беркемем дә юк. Үземнең балаларым булмады, – диде Гарифә апа. – Ирем сугышның беренче көненнән үк китте, исән-сау кайтты. Күптәннән мәрхүм инде. Минем теләгем – шушы туганнарым исән-сау булсыннар. Сугыш афәтләре күрергә язмасын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: