erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөндештә яшәүче Оркыя апага 90 яшь тулды

Тумышы белән Чиканастан Оркыя апа Хәсәнованың өч абыйсы сугышта үлеп калган.

Мөндештә яшәүче Оркыя апа Хәсәновага 90 яшь тулды. Ул көнне балалары җыелды. Юбилярны  Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе урынбасары Рәзинә Ризванова Президент В.Путинның, район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды, бүләк, чәчәкләр бүләк итте. Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргат Сираҗетдинов шулай ук бик җылы итеп котлады, бүләк, чәчәкләр бирде. Оркыя апа ире Хәйдәрҗан белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. 5 малай, 1 кыз. Бала хәсрәте күрергә дә насыйп була аңа. Сугыш елларын сөйләп бетерә алмый. Почтада эшли. Кешеләргә якыннарының үле хәбәрен китерүе бик кыен иде, дип искә ала ул. Быел май аенда Оркыя апа Арчадан бер төркем ветераннар белән Казанга Президент белән очрашуга да бара. Бик күңеле була аның. Сугыш елларында Җиңү көнен якынайтуга аларның да көче бик күп кергән. "Биш киленем дә бик әйбәтләр", -- дип мактый. Киленнәре: "Үзең әйбәт булганга, без әйбәт", -- диләр елмаеп. Оркыя апа бүгенге көненә бик шөкер итә. Килене Дилә белән яши. Оныклар Казанда. Тулырак итеп газетада язарбыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X