Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мондый тамашыны сөйләп кенә аңлата ала торган түгел (+фото)

    Ул аларга балаларым гына дип тора.

    Гыйнвар аенда Габдулла Тукай исемендәге татар Дәүләт филормониясендә Айдар Файзрахмановның 60 яшьлек юбилей концертында булып кайттык. Әлеге уңайдан аның җитәкчелегендәге Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 20 еллык юбилей концертын да кабатлап эшләнгән бик матур бәйрәм чарасы булды ул. Ике юбилей концерты берьюлы. 

    Искиткеч ял кичәсе бүләк иттеләр алар безгә. Андагы энергетика, позитивлык, киемнәр, ут, музыка... Мондый тамашыны сөйләп кенә аңлата ала торган түгел! Айдар Фәйзрахмановның һәр укучы-артисты югары дәрәҗәдәге профессионаллар. Алар бер үк вакытта уен коралларында да уйныйлар, бииләр, җырлыйлар. Алардагы энергетика залда утырган беркемне дә битараф калдырмый. Көчле, дәртле чыгышлардан соң Айдар Фәйзрахманов тирән мәгънәле шигырьләр белән күңелләргә үтеп керүче лирикага тарта.  Кичәдә әдәбиятыбызның йөзек кашлары Г.Тукай, И.Юзеев, М. Әгъләмов кебек шагыйрьләрнең әсәрләре концертның дәрәҗәсен тагын да күтәрде. Халкыбыз сәнгатенең иң матур үрнәкләрен күрү, тамашачының зәвыгын арттыра, тәрбияли. Шулай ук коцертта Филүс Каһиров, Сиринә Зәйнетдинова, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Хәйри, Азат һәм Алинә Кәримовлар юбиляр көй язган җырларны башкардылар. Бу тамашада бернинди ялыгу кичермисең, бары кабатланып әйтәсем килә үзеңдә зәвык кына тәрбиялисең.   Ансамбль эшчәнлеген алып баручы һәркемгә (әле анда сәхнәдә күренмичә көч түгүчеләр күпме) яңа иҗади үрләр телибез! Ә Айдар абый Файзрахмановка шушы коллективны (ул аларга балаларым гына дип тора) әле тагын да күп еллар җитәкләп, халкыбыз моңнарын саклап эшләүдә уңышлар юлдаш булсын!

    Реклама

    Илфар Әюпов, Кушлавыч

    Хөрмәтле райондашлар! Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан 100.tatarstan.ru сайтында күренекле шәхесләр өчен тавыш бирү бара. Биредә республикабыз тарихында тирән эз калдырган, Татарстан Республикасын данлаучыларның исемнәре урын алган. Арча районын Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов тәкъдим итә. Әйдәгез, бергәләп Урта Бирәзә егете өчен тавыш бирик! http://100.tatarstan.ru/ яки http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/urta-birz-e.. сылтамасы аша кереп тавыш бирә аласыз. 

    Әлеге сәгатькә якташыбыз өчен 1880 тавыш бирелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: