Мөрәледән Разил Нәбиуллин хәбәр итә.
Чаңгы шуу терәк-хәрәкәт, сулыш, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системаларын ныгыта, хәрәкәт координациясен һәм чыдамлыкны үстерә. Соңгы елларда безнең Арча районында чаңгы спортының алга китүе күренеп тора. Мөрәле авылында да шуны истә тотып саф һавада чаңгыда йөрүчеләр күп. Кыш буе чаңгы юлы салынып тора. Хәзерге вакытта да 7 км кадәр салынган чаңгы юлында йөрергә була.
21 нче март көнне Мөрәле чаңгы юлында “Нәбиуллиннар кубогы” на чаңгы ярышлары булып үтте. Килгән чаңгычылар Мөрәле, Лесхоз, Сикертән, Гөберчәк, Иябаш, Курса-Почмак авылларыннан һәм Арча, Казан шәһәреннән иде. Ярышта мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлап 75 яшьтәге өлкәннәребезгә кадәр үз төркемнәрендә ярыштылар. Һәр җиңүчеләргә һәм призерларга медаль, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай да ярышларның төп өлеше 18 яшьтән өлкән булган кызлар һәм егетләрнең 10 км һәм 20 км га арага ярышып узулары булды. Алар 5 км лы чаңгы юлыннан үзләренә кирәкле араны уздылар. Ерак арага ярышкан хатын – кыз чаңгычылар арасында җиңүче булып Замалиева Гүзәл булды. 2 нче урында Таңсылу Сабирова, 3 нче урында Әлфия Гатауллина. Ир егетләр арасында Нәбиуллин Әмил җиңү яулады, әтиле-уллы Сәйфетдинов Әмир һәм Рәдис 2, 3 нче урынны бүлештеләр. Аларга шулай ук медаль, грамота, истәлекле һәм акчалата бүләк бирелде. Ярышта катнашкан һәр кешегә дә истәлек бүләкләре тапшырылды. Кайнар чәй белән тәм – томнан авыз иттек. Һәр кеше канәгатъ булып өйләренә юл тотты.
Нет комментариев