erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәскәүдә өйдән чыгарга ярамый

Якындагы көннәрдә өйдән Мәскәү Хөкүмәте гамәлгә куйган махсус рөхсәт булганда гына чыгарга мөмкин.

Covid-2019 инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, нинди яшьтә булуга карамастан, 30 мартта Мәскәүдә яшәүчеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Бу турыда Мәскәү мэры Сергей Собянин үз блогында хәбәр итте.

Россия Президенты һәм Хөкүмәте, Мәскәү Хөкүмәте кабул иткән карар нәтиҗәсендә шәһәрдә йөрүчеләр өчтән ике өлешкә кимүен, әмма яңа кагыйдәләрне барлык кеше дә үтәмәвен әйтте ул. Шул сәбәпле, коронавирус инфекциясенең күпләп һәм тиз таралуын булдырмау өчен өстәмә чаралар турындагы боерыкка имза куелган.

Анда фатирдан ашыгыч медицина ярдәменә яки тормыш өчен куркыныч янаган вакытта башка хезмәтләргә мөрәҗәгать итү, әгәр эшкә йөрү мәҗбүри булса, эшкә, якындагы кибеткә һәм даруханәгә бару өчен, яшәү урыныннан 100 метрдан еракка китмичә йорт хайванын йөртергә, көнкүреш калдыкларын ташлау өчен генә чыгарга рөхсәт ителә диелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук якындагы көннәрдә өйдән Мәскәү Хөкүмәте гамәлгә куйган махсус рөхсәт булганда гына чыгарга мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X