erid:2VtzquqpS7d
Мәскәүдән кайтучылар үзизоляциягә керергә тиеш
Арча яңалыклары

Мәскәүдән кайтучылар үзизоляциягә керергә тиеш

Коронавирус инфекциясен таратуга каршы юнәлдерелгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кергән.

Республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карар нигезендә бүгенге көннән (14 апрельдән) Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кайтучылар мәҗбүри рәвештә ике атналык үзизоляциядә булырга тиеш. Үзбикләнү 14 көн дәвам итәргә тиеш. Әгәр дә инде әлеге гражданнар үзләрен начар хис итә икән, алар, медицина учреждениеләренә бармыча гына, өйләренә табиб чакырырга тиеш була.

Яңартыган карарда чит илләрдән килүче (кайтучы) гражданнар да 14 көн дәвамында үзилозяциядә булырга тиеш.

Шулай ук апрельдән дини биналарга керү, күмәк чараларда катнашу рәсми рәвештә тыела.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/mskdn-kayttymy-zizolyatsiyag-ker


Нет комментариев