erid:2VtzquqpS7d
Мунчада 14 яшьлек бала үлгән
Арча яңалыклары

Мунчада 14 яшьлек бала үлгән

Башкортстанның Бөре районында ике бала өчен мунчага бару һәлакат белән тәмамланган. Балаларның хәрәкәтсез гәүдәләрен бабалары табып алган.

Фаҗига Фурманов урамындагы шәхси йортта булган. Хокук саклау органнары 8 һәм 2 нче сыйныф укучылары бергә мунчага барып, төтенгә агуланганнар, дип хәбәр итте, дип яза "Өмет" газетасы.

Кызганычка каршы, 14 яшьлек кызны коткарып кала алмаганнар, 8 яшьлек кыз әлеге вакытта хастаханәдә. Аның да агулану дәрәҗәсе  бик көчле, - дип хәбәр ителә.

Бабалары саклык чараларын алдан кайгыртса, мондый хәл булмас иде. Гомергә  үкенечкә калырлык  гамәлләр эшләмик! Якыннарыбызга игътибарлы булыйк!

 

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Чыганак: ufa1.ru

Фото: ufa1.ru

 


Нет комментариев