erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Надия апаны юбилее белән котлыйбыз!

Озак еллар “Арча хәбәрләре” район газетасында корректор булып эшләгән Арчада яшәүче Надия апа Закированы 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Надия апа бөтен гомерен газетага багышлады. Мәгълүмат туплау өчен Яңа Кенәрдән җәяүләп килгән вакытлары да булган аның. Типографиядә хәрефләрне кул белән җыйган заманнарда да эшләгән. Аның кыенлыгын, никадәр мәшәкатьле булуын шул чорда хезмәт иткән кешеләр генә аңлый. Надия апа һәрчак бик тә җаваплы, үткер карашлы, үз-үзенә таләпчән булды. Бер генә хатаны да читләтеп үтми иде. Шуның өстенә бик оста тәрҗемәче дә иде ул. Яшьләргә остаз буларак та хөрмәт казанды.

Гаилә тормышы да күпләргә үрнәк. Ире Наил абый белән ике бала – Резеда һәм Рамилне тәрбияләп үстерделәр. Кайнанасы белән ана белән кыз кебек тату гомер иттеләр. Наил абый күптән вафат инде. Надия апаның иң зур куанычы – балалары, оныгы Дима. Гомер буе тормышны яратып, һәр мизгеленнән тәм табып яши белгән Надия апаның бүген дә йөзеннән елмаю төшми...

Надия апа, сезгә чын күңелдән бәхетле, тыныч, матур тормыш, балаларыгыз, оныкларыгызнын игелекләрен күрүегезне телибез. Иң мөһиме, сәламәтлек! Һәрчак шулай шат күңелле булыгыз.

Һәрчак сезгә яхшы кәеф юлдаш булсын,

Сырхау-хәсрәт сездән һәрчак ерак торсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нигезегезгә иман белән муллык иңсен,

Борчу түгел, шатлык арты шатлык килсен.

Иң изге теләкләр белән “Арча хәбәрләре” газетасы  һәм “Арча” радиосы редакцияләре коллективы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X