erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Наласа балалар бакчасында күңелле очрашу.

Менә ул көн килеп җитте. Наласа балалар бакчасына шагыйрә Гөлчирә апа Нәҗметдинова очрашуга килде. Балалар бу көнне бик көтеп алдылар. Чөнки, алар шагыйрә апаларының шигырьләрен өйрәнеп, берсеннән – берсе кызыклы сораулар әзерләп куйдылар. Гөлчирә апаның балалар бакчасына керүе булды, барлык балалар басып “Хәерле көн” теләп каршы алдылар.

 

Гөлчирә Мәхмүт кызы Нәҗметдинова Наласа авылында туып, шушы авылның чишмә суларын эчеп, табигатенә сокланып уйнап үскән бер кыз. Озак еллар авыл ктапханәсендә эшләде, хәзерге вакытта лаеклы ялда. ”Ял“- дип әйтәбез генә, эле аның яңадан тыныч тормышка сөенеп эшли башлаган чоры. Бер – бер артлы күп тираж белән “Кәнфит тавы”, “Ак тәлинкә сары май” исемле китаплары дөнья күрде. Шактый гына җырлар авторы да.

Моңарчы шигырьләре, хикәяләре район, республика газета – журналларында гына басылып чыга иде. Аның шигырьләре шулкадәр күңелгә якын. Балалар ничә яшьтә булуга карамастан, һәркайсына якын телдә язылган. Ул балаларның нәрсә белән кызыксынуларын, хыял һәм теләкләрен белеп эш итә. Шигырьләре фантазиягә, тирән фикергә, матурлыкка бай. Мисал өчен “Кәртечкәгә төшердем”, “Суперчалбар”, “Безнең ишегалдында”, “Сәяхәтчеләр булырбыз” һ.б.

Шагыйрә аерым шигырьләрендә акыллы булырга, тәртипкә һәм хезмәткә өйрәтә. ”Кырмыска”, “Хезмәт җимеше” шигырьләре кечкенәдән тырыш булырга өнди. Шулай ук әбиләр, әти – һәм әниләрнең изгелеген, аларның матур күңелен, нарасыйны яратуларын балалар теле белән, аларның узенчәлеген аңлап яктырта.” Әниемә”, “Әниемнең туган көненә”, “Әнием – бергенәм”, “Безнең өйдә бәби бар!”, “Әбием коймаклары”.

Гөлчирә апаның бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган шигырьләре дә бар. “Бәйрәмең белән”, “Мин – Тукай якташы”, “Тукай туган көндә“, “Кушлавычта шигырь бәйрәме” шигырьләрен яратып укыйбыз, яттан өйрәнәбез.

Гөлчирә апа, инде берникадәр яшьтә булуга карамастан, һаманда балаларча уйлый, сөйли, яза ала. Аның шигырьләрен ятлый-ятлый, шул шигырьләр буенча уйный – уйный, балалар, аралашырга да өйрәнәләр. ”Торт пешердек” шигыре шуның ачык мисалы.

Шагыйрә белән очрашу, балаларның биргән сораулары белән үрелеп барды. Балалар сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Очрашу истәлеге итеп, Гөлчирә апа узенең китапларын безгә бүләк итеп бирде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу күңелле очрашу истә калырлык булды. Гөлчирә Мәхмүт кызы Нәҗметдиновага алдагы тормышында уңышлар,иҗатының гөрләп чәчәк атуын, берсеннән – берсе матур эчтәлекле китапларын көтеп калабыз. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез.

 

Тәрбиячеләр: Гафурова Рафия Ансар кызы,

Хөсәенова Римма Нәзгать кызы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X