erid:2VtzquqpS7d
Наласада сайлаучылар актив
Арча яңалыклары

Наласада сайлаучылар актив

Бүген Россия Федерациясе Президентын сайлауның беренче көне. 954 санлы Наласа сайлау участогында 8 гә кадәр үк шактый кеше җыелган иде инде.

Участок ачылуга хәтта чират та барлыкка килде. Күбесе Арчага барып эшләүчеләр. Шулай да беренчелекне хезмәт ветераны, озак еллар күмәк хуҗалыкта мал табибы булып эшләгән Мансур ага Шәйхетдинов алды. Аңа сайлау комиссиясе рәисе Римма Хөсәенова махсус бүләк тә тапшырды.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев