erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Наласага Казан артының көчле көрәшчеләре җыелды

7 нче декабрь көнне Наласа урта мәктәбендә 2002-2003 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында корэш ярышлары булып узды.

Ярыш “Игенче” агорфирмасы призына һәм Наласа авылының көрәшче егете Шагисламов Рамил истәлегенә багышлап үткәрелде.  Бу ярышта Арча районы мәктәпләре командалары белән беррәттән, Әтнә һәм Биектау районы командалары да катнашты. Барлыгы 72 көрәшче бил алышты. Әлеге ярышны оештыруны тренер Лотфуллин Т.А. башлап йөрде, аңа Рамилнең көрәштәш иптәшләре, классташлары, туганнары ярдәм кулын сузды һәм иганәчелек итте. Шулай ук “Игенче” агорфирмасы һәм бертуган Төхвәтуллиннар үзләренең зур өлешләрен керттеләр. “Арча” спорт мәктәбе администрациясе, бу ярышларны уздыруда ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтен белдерә.  Наласа урта мәктәбе коллективына (директоры Гиззатуллин Булат Нафикович) шушы ярышны үткәрүне һәм катнашучыларны җылы ризык белән тәэмин итүне оештырганнары өчен аерым рәхмәт.

Ярышның призерлары:

50 кг га кадәр:

1 урын – Филатов Айзат (Әтнә)

2 урын – Андреев Богдан (Биектау)

3 урын – Сафин Илназ (Сикертән мәктәбе)

55 кг га кадәр:

1 урын – Сабиров Эмиль (Биектау)

2 урын – Ахмадеев Дилюс (Курса-Почмак мәктәбе)

3 урын – Норкулов Курвонали (Биектау)

60 кг га кадәр:

1 урын – Тазетдинов Динарис (АПК)

2 урын – Хайруллин Фирзәр (Биектау)

3 урын – Сафиуллин Айнур (Биектау)

65 кг га кадәр:

1 урын – Фахреев Булат (АПК)

2 урын – Закиров Хәлим (Әтнә)

3 урын – Зиннатуллин Даил (Әтнә)

70 кг га кадәр:

1 урын – Салахутдинов Ралиф (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе)

2 урын – Гибадуллин Артур (ААПК)

3 урын – Ибрагимов Даниф  (АПК)

75 кг га кадәр:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1 урын – Хайруллин Инсаф (АПК)

2 урын – Саляхов Илнар (Әтнә)

3 урын – Абдеев Салават (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе)

80 кг га кадәр:

1 урын – Хадиев Марат (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе)

2 урын – Файзиев Радил (Биектау)

3 урын – Ашрапов Ранил (АПК)

85 кг га кадәр:

1 урын – Мубаракшин Инсаф (АПК)

2 урын – Шарифуллин Расул (Апаз)

3 урын – Бариев Данил (Әтнә)

90 кг га кадәр:

1 урын – Фомин Рифат (Әтнә)

2 урын – Хусаенов Булат (Наласа)

3 урын – Валиахметов Әмир ((Кәче)

90 кг нан югары:

1 урын – Мухарлямов Айдар (ААПК)

2 урын – Мухаметзянов Илсаф (Әтнә)

3 урын – Залялетдинов Нәзим (Наласа)

 

Командалар арасында 1 нче урынга Арча педагогия көллияте (тренер Зарипов Ф.В.) чыкты, 2 нче урында тренер Галиев Р.Ф. командасы (Кәче һәм Иске Чүриле мәктәпләре), 3 нче урында  Фаязов М.М. командасы (Апаз һәм Хәсәншәех мәктәпләре). Районнар арасында 1 нче урында Арча, 2 нче урында Әтнә, 3 нче урында Биектау районы командалары.айоннар арасында 1 нче урында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X