erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ни өчен фитырны Рамазан аеның соңгы көннәрендә бирергә кирәк? Ай дәвамында бирсәң ни була?

Кабул булмый дип әйтү бик үк дөрес түгел. Бу сәдаканы бирмәүче кешенең ураза тотканда эшләгән хаталары, кимчелекләре, сөйләгән буш сүзләре гафу ителми һәм шул сәбәпле уразага әҗер-савабы азрак була.

Алмаз хәзрәт Сафин:
– Хәнәфи мәзһәбе буенча, аны Рамазан ае керүгә дә, ай дәвамында да бирергә ярый. Әмма иң хәерлесе – Ураза гае­те көнне бирү. Пәйгамбәребез фитырны, ярлы, мохтаҗ кешеләрне бәйрәмдә сөендерү максатыннан, гает көнне тамаклары тук булсын дип, аны гает намазына барган вакытта биргән. Иң мөһиме – фитырны ураза гаете укылганчы биреп калырга ашыгыгыз. Гает намазыннан соң ул гади сәдака санала. Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтте: «Кем дә кем фитыр сәдакасын гает намазын укыганчы бирсә, ул гөнаһлардан пакьлаучы кабул кылынган сәдака була, ә кем дә кем аны гает намазыннан соң бирсә, ул гади бер сәдака гына булачак» (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы).

– Фитыр сәдакасын бирмичә, уразаң кабул булмый дигән сүз ул каян килеп чыккан?
– Кабул булмый дип әйтү бик үк дөрес түгел. Бу сәдаканы бирмәүче кешенең ураза тотканда эшләгән хаталары, кимчелекләре, сөйләгән буш сүзләре гафу ителми һәм шул сәбәпле уразага әҗер-савабы азрак була. Габдуллаһ ибен Габ­бәс исемле бер сәхабә әйтте: «Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын ураза тотучы кешене мәгънәсез буш сүздән, оятсыз, сүгенү сүзләрдән пакьлау һәм мохтаҗ кешеләргә ризык булсын өчен түләргә кушты».

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/din/ni-chen-fityrny-ramazan-aeny-sogy-knnrend-birerg-kirk-ay-dvamynda-birs-ni-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X