erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ни дисәң дә, Арча егете ул

Шушы көннәрдә Арча станциясендә яшәүче Сәвия һәм Инсан Вәлиевлар алтын туйларын билгеләп үтте.

Илле ел тигез гомер иткән бу парны район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова котладылар, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырдылар.

Сүзне Инсан абыйдан башлыйк әле. Аны Арчада белмәгән кеше бар микән?! Озак еллар поселок Советын җитәкләде ул. Әмма сүз бүген ул хакта түгел. Инсан абыйның (минем аны якын итеп абый, дип атыйсым килә), хатыны Сәвия ханымның алтын туйга алып килгән тормыш юлы турында. Инсан Вәлиев Арча станциясендә туган, 75 ел әтисе төзегән төп нигезне таркатмыйча шунда яши.

– Әти минем Хәсәншәех-ныкы, әни Шушмабаштан. Ике якта да туганнарыбыз бик күп. Йортыбыз тимер юл вокзалы янында гына урнашканга, Казанга барганда барысы да безгә керә, атын калдыра торган булган. Әни берсен дә чәй эчермичә чыгарып җибәрмәгән, – дип искә ала Инсан абый. – Әти гражданнар сугышында катнашкан. Бөек Ватан сугышы елларында артельдә эшләгән, 6-7 районга йөреп, сугышка җибәрергә дип чаңгылар, оекбашлар, киез итекләр җыйган. Алты бала идек. Бишебез исән-сау. Терлекләр, кош-корт асрадык. Сыерларны көтүгә алып бару, казларны елгага илтү, печән җыю, утын әзерләү – барысы да эләкте. Буш вакытта футбол уйнадым. Велосипед ул чакта дефицит. Миндә юк иде, күрше малайлар белән бүлештек. Урамда күбрәк руслар яши. Алар татарчага, без русчага өйрәнеп, дус булып гомер иттек.

Сәвия ханым да станциянеке. Тимер юлның икенче ягыннан. Биш балалы гаиләдә иң өлкәне һәм бердәнбер кыз була. Әнисе авырып китеп, бөтен эш аның җилкәсенә төшә.  “Мин урамга чыгып кына китәм, энекәшләр, әни кайтырга кушты, дип килеп җитә иде”, – ди ул.

Икесе дә бер мәктәптә – башта станциядә, аннан беренче мәктәптә белем алалар. Инсан бию түгәрәгенә йөри. Биюне ул училищега киткәч тә ташламый. “Ике ел укыдым мин анда. Шул елларда кичке мәктәпне дә тәмамладым. 16нчы хәрби заводта эшләдем. Аннан өч ел Ерак Көнчыгышта хезмәт иттем. Арчага кайттым”, – ди Инсан Вәлиев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәвия ханым югары белем ала, заводта эшли башлый һәм кияүгә чыгып, ул да Арчага кайтып төпләнә.

– Инсан белән беренче сыйныфтан бергә укыдык, бер-беребезгә игътибар итмәдек. Бер җәйге кичтә мине озата килде. Очраша башладык. Бозылышып та алдык. Әмма насыйп булгач, тагын кавыштык. Армиягә озаттым, көтеп алдым, – ди ул.

– Армиядән кайткач тәкъдим ясадым. Шунда ук риза булды. Мин бит, ни дисәң дә, гади егет түгел, Арча егете, – ди көлеп Инсан абый. – Машина белән кыз алырга барган беренче кеше идем мин. Аңарчы ат белән килделәр.

Аннан соң 50 ел вакыт үтеп тә киткән. Инсан Миргалиевич гомер буе җитәкче урыннарда эшли. Сәвия ханым фабрикадан пенсиягә чыга. “Инсан иртүк чыгып китә, соң гына кайта. Балалар, өй эшләре минем өстә. Кайнанам бик булышты. Өч бала үстердек. Өчесе дә югары белемле. Наил “Жилкомбытсервис”та мастер, Алия “Водоканал-Сервис”та хисапчы, әле бала белән, Айдар Казанда полковник,

ЮХИДИ идарәсендә эшли. Алты оныгыбыз бар. Балаларыбыз бик игелекле, киленнәребез, киявебез дә әйбәт”, – ди Сәвия ханым. – Яшьләргә киңәшебез шул, берсен-берсе тыңлап, хөрмәтләп, юл куеп яшәсеннәр, хатын-кызлар түзем булсын”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X