erid:2VtzquqpS7d
Нинди генә музыка кораллары юк!
Арча яңалыклары

Нинди генә музыка кораллары юк!

Аларны Арча педагогика көллиятендә күреп һәм тыңлап була. Видеосы ВК һәм мах.ка куелды.

Арча педагогика көллиятендә студентларның укудан тыш җыр,  спорт,  музыка өлкәсендә сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча педагогларның эшчәнлеге сокланырлык. Музыка укытучысы Алина Гыйләҗева Арчага килгән Татарстан Республикасы мәгариф профсоюзлары вәкилләрен музыка кораллары турында сөйләп шаккатырды. Нинди генә музыка кораллары юк! 
Диңгез шавын чыгаручы "Океан",  күк күкрәү тавышын бирүче  тимер торба эчендәге пружиналы инструмент, яңгыр тавышын ишеттерүче рейнстик коралы - тимер торбаның эчендә вак таш,  Африка барабаны - "джимма",  Африка ксилофоны - искиткеч матур тавышлы музыка кораллары. Барысы да яшь буында сәнгать дөньясына мәхәббәт тәрбияләү, музыкага сәләтләрен үстерү максатыннан булдырылган. Һәм, әлбәттә,  тамашачы да мондый музыка коралларын яратып тыңлый.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев