erid:2VtzquqpS7d
Нинди һөнәр сайларга?
Арча яңалыклары

Нинди һөнәр сайларга?

Яшьтән белеп үссеннәр.

Бүген Лесхоз мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Лесхоздагы агросәнәгать көллиятендә булдылар. Укучылар көллиятнең заманча җиһазланган  бүлмәләрендә булдылар, монда алып була торган һөнәрләр турында белделәр, көллиятнең музен карадылар. Әлеге сәяхәт балаларга һөнәрләрне күзаллау өчен оештырылды. Көллияттә яшьләр техниканы өйрәнеп, теләсә кайсы өлкәдә эшли алырлык булып чыгалар. Монда пешекчеләр дә әзерлиләр. Безгә бу турыда көллиятнең директор урынбасары Лилия Вәлиева хәбәр итте.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев