Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Нур" кибете - бәйгенең иганәчесе

    "Яңа ел утлары балкыта өемне..." бәйгесендә катнашырга чакырабыз

    Районыбызда бизәлгән матур йортларны күреп, сайтыбызда фотосурәтләр бәйгесе игълан итәргә булдык. Фотобәйге җиңүчеләрен "Нур" кибетеннән бүләкләр көтә. Әлеге кибет Арчаның Комсомол урамы, 66В йорты адресы буенча урнашкан. Электр товарлары, сәгатьләр, көнкүреш товарлары, картиналар, сувенирлар һәм башка күп кенә көн дә кирәкле әйберләр сатыла биредә. Реклама.

    Реклама

    Бәйгенең шартларын тагын бер кат искә төшереп китәбез

    Бизәлгән йортыгызны фотога төшерегез.

    Әлеге фотосурәтне(1 фото!!!) безнең ватсап номерына җибәрегез. 89393186582

    Исем, фамилиягезне, авыл/шәһәр исемен дә язарга онытмагыз!

    Фотосурәтләр 31 декабрьгә кадәр (!) кабул ителә. Тавыш бирү сайтта барачак һәм ул 2022 елның 1 гыйнварыннан башланачак. Нәтиҗәләр 13 гыйнвар көнне ясалачак һәм җиңүчеләргә иганәче тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылачак.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: