erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әнвәр Нургалиевның әнисендә COVID-19 диагнозы расланган

Табиблар ничек кенә тырышса да, пациентның гомерен саклап кала алмый.

Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән беренче үлем очрагы ачыкланган. Бу хакта республика башлыгы Радий Хабиров үзенең Инстаграмында хәбәр итте.

"Пациент операциядән соң авыр хәлдә иде. Гыйнвар аеннан бирле ул  дәваланды. Хәле авыр иде, ясалма сулыш аппараты астында ятты", - дип яза республика башлыгы.

Табиблар ничек кенә тырышса да, пациентның гомерен саклап кала алмый.

Дәваханәдә гомере өзелгән пациент -  Нәсимә Мөхәммәтдин кызы - Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның әнисе, дип яза ufa.kp.ru.

Якын кешесенең бу дөньядан китүен хакында җырчы тамашачыларына кичә хәбәр иткән иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Әнием урының оҗмахта булсын. Бик авыр, әлегә ышанасы килми. Күпме тырышсак та, саклап калып булмады. 

Әниебез зур йөрәкле кеше иде. Биш бала тәрбияләп үстерде, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтте".

Җырчының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны оҗмахта булсын!

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/nvr-nurgalievny-nisend-covid-19-diagnozy-raslangan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X