erid:2VtzquqpS7d
Өч бозау!
Арча яңалыклары

Өч бозау!

Өч бозау!

Урта Бирәзә авылында яшәүче Эльвира һәм Фиргать Рәхимовлар хуҗалыгындагы бер сыер 21 апрельдә өч бозау китергән! Игезәкләр өчесе дә тана бозаулар.

Бу тырыш гаилә субсидия алып кечкенә ферма төзегән. Җиде сыерлары, ике таналары, җиде бозаулары бар. “Эшне бер бозаудан башлаган идек”, - ди Эльвира.

Эльвира Арчаның 1 номерлы урта мәктәбендә пешекче, Фиргать Усадта шофёр булып эшли. Өч бала үстерәләр.


Нет комментариев