erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өч бертуган сугыштан кайтмаган

Район газетасының быелгы 11 февраль санын алгач, Арча станциясендә яшәүче Фирая Әхкәмованың хатирәләре яңара.

Газетада урнаштырылган “Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгән һәм соңрак язмышлары ачыкланган якташларыбыз исемлеге”ндә ул иренең әтисе Әхкәм Хәйретдинов исем-фамилиясен күреп ала. Анда болай дип язылган: “Хәйретдинов Әхкәм, 1906 елгы, Арча районы, Сеҗе авылыннан, Мари Иле Суслонгерда 16.10.42дә һәлак булган”.

– Кайнатам Әхкәм Хәйретдинов сугышка китәр алдыннан сукыр эчәгесенә операция ясаткан була. Тазарып та бетмәгән килеш сугышка алганнар. Суслонгерда үлгән. Анда үлгәнен белмәгән идек. Әле хәбәрен алдык. Газетадан укып белдек”, – дип сөйли Фирая апа.

Фирая апа үзе дә Сеҗе авылыннан. 1939 елгы. Сугыш чоры баласы. 9 булганнар. 3 малай, 6 кыз. Бүген инде Фирая апа гына исән-сау. Әтисе Ибраһим, әнисе Шәрифә. Иң олы абыйсы Исмәгыйль. 1920 елгы. Сугышта 1943 елның 12 мартында һәлак булган. Исмәгыйль абыйсы сугышка киткәндә нәни сеңлесе Фираяга: “Мин кайтканда зур үсәрсең инде син, зур үс, яме!” – дип, сөеп чыгып киткән. Әтисенә ул вакытта 46 яшь. Урман кискән. Сугышка алгач, Суслонгерга җибәргәннәр. Әнисе ипиләр киптереп, әтисе янына Суслонгерга җәяүләп барып йөргән. Юлда барганда очраган ач балаларны кызганып, берәр сынык ипи биреп калдырганнар. Әтисе Ибраһим Суслонгерда вакытта, кемнең нинди һөнәре бар, дип сораганнар. Әтисе, мин тегәм, дигән. Һөнәрлеләрне аерым җыйганнар. Сугыш беткәндә әтисе Ибраһим Аракчино (Юдино) әртилендә эшли торган булган.

Фирая Арча педагогия училищесын тәмамлый. Сеҗе егете Әнәскә кияүгә бара. Ире 53 яшендә инсульттан үлеп китә. Иренең әтисе Әхкәм Хәйретдинов сугышка киткәнче мәктәптә укыта. Алар өч бертуган сугыштан кайтмаган. Камалетдин, Фәрхетдин һәм Әхкәм. 8 бала булганнар. Әниләре Шәфкыямал, әтиләре Хәйретдин. Әтиләрен “кара Хәйретдин” дип йөрткәннәр. Бай тормышлы булганнар. Хәйретдин ат сбруйлары эшләгән, Шәфкыямал сөлек салган. “43 ел кайнана белән яшәдем. Сабыр, әйбәт кешеләр, – дип сөйли Фирая апа. – Хәзерге көндә киленем Гүзәл, улым Азат белән яшим”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фирая апаның әтисе Ибраһим оста тегүче була. “Райком секретарьлары толып тектерергә килерләр иде. Хәсиятләп эшләр иде әти, – дип искә төшерә Фирая апа. – Авылдашыбыз, язучы Вакыйф Нуриев китабында әтине “Ак тегүче Ибраһим абый” дип язган. Яхшы теккәнгә шулай дип язган инде ул аны. Үз әнием 79 яшьтә бакыйлыкка күчте. 1978 елда. Әти 83 яшьтә үлде. Олыгайгач тигезлек кирәк. Әти шау итеп сөйләшеп йөрер иде. Кем белән сөйләшәсең, әти, дигәч, әниең Шәрифә белән дияр иде”.

Фирая апаның кияве белән оныгы Белоруссиягә барып сугыш булган урыннарны карап кайталар. Юл уңаенда Фирая апаның абыйсы Исмәгыйль Ибраһимовның һәлак булган урыны – Смоленск өлкәсе Татарка авылына да кереп чыгалар. Татарка авылында туганнар каберлеге янында булалар. Әмма анда шушы җирлектә яшәгән сугышчыларның гына исем-фамилиясе язылган булып чыга...

Фирая апаның тагын бер абыйсы 1922 елгы Хәсән Ибраһимов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Хәсән абыйсы  сугышта укчы-радист булып хезмәт итә. Өлкән сержант Хәсән 8 һава сугышында катнаша һәм дошманның 1 самолетын бәреп төшерә. Сугыштан исән-сау кайтып, җитәкче урыннарда эшли. Шуның берсе -- Яңа Чүриле авылында инвалидлар интернатын ачып, шактый еллар җитәкче булып эшли.

Хатирәләр күп. Барысын да сөйләп бетереп кенә булмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре җиңү көне

2
X