Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Өч яшькәчә балалар өстәмә ярдәм алачак

    Владимир Путин түләүләрне 1 апрельдән башлау турындагы документка кул куйды.

    Русия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән 3 яшькә кадәр бала тәрбияләүче һәм ана капиталы хокукына ия булган гаиләләргә өстәмә 5 мең сум күләмендә түләүләрне башлау турында указга кул куй куйды. Бу хакта аның ил халкына мөрәҗәгатендә әйтелгән иде. "Русия Федерациясе Хөкүмәтенә түбәндәгеләр йөкләтелә: Русия Федерациясенең закон һәм башка норматив хокукый актларына ана (гаилә) капиталы хокукына ия гаиләләргә федераль бюджет исәбеннән 2020 елның 1 апреленнән башлап (өч ай эчендә) 3 яшькә кадәрге һәр балага 5 мең сум күләмендә айлык өстәмә түләүләр кертүне күздә тотучы үзгәрешләр кертүне тәэмин итү", - диелә документта.

    Реклама

    Фото: ria.ru

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/ch-yashk-ch-balalar-st-m-yard-m-alachak-190884/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 31 март 2020 - 07:37
      Без имени
      Ана капиталын кулланган гаилэлэргэ дэ бар микэн бу остэмэ тулэу?