erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өе янганын күреп алган хатын өстенә су сибеп, ут эченә ташланган

Аның ире янгын чыккан бина подвалында калган.

29 октябрь кичендә Тверь шәһәрендәге Писарев урамында өч хуҗа яши торган агач йортта янгын чыга. Шаһитлар сүзләренчә, ут бинаның уртасыннан башлана. Урынга янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Бу турыда Тверь басмасы хәбәр итте.

Янгын бик тиз арада бөтен йортка тарала. Биредә яшәүчеләр чак кына чыгып өлгерә.

«Төтен исен сиздем. Райканың ишеген ачкан идем, аннан төтен ургылды», — дип искә ала биредә яшәүче ир-ат.

Ут чыкканда хуҗабикә хатын күршеләрдә була. Өе янганын күргәч, ул өстенә су сибә һәм ут эченә кермәкче була. Ләкин аны тотып калалар. Хәзер бу хатынны табиблар карый. Аның куллары пешкән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Tverigrad.ru хәбәрчесе урыннан сөйләгәнчә, йорт подвалында ир-ат була. Ул — ут эченә керергә маташкан хатын белән бергә яши торган кеше. Янгын сүндерүчеләргә бу ир-ат хакында әйтәләр. Ир-атны коткаручылар таба, ул аңсыз, әмма исән була. Аны уттан алып чыгалар һәм кислород битлеге кидереп, табибларга тапшыралар.

Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/03-11-2021/e-yanganyn-k-rep-algan-hatyn-sten-su-sibep-ut-echen-tashlangan-5842193

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X