erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне

Аларның бу турыда дәшми каласылары килми. Чөнки үзләренә күрсәткән кадер-хөрмәткә, игътибарга бик күңелләре булган.

– Быел коронавирус белән бәйле рәвештә Өлкәннәр көне уңаеннан зур җыелулар булмады, – дип сөйли район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина. – Әмма мин “Арча” радиосы аша ярминкәләр була, бассейн бушлай эшләячәк, чәчтараш бушлай хезмәт күрсәтәчәк, дип алдан хәбәр иттем. Танышларга да ватсап аша хәбәрләр җибәрдем.

Өлкәннәр ункөнлегендә безнең пенсионерларыбыз ярминкәгә бәрәңге, яшелчә алырга барды, бассейнга, мунчага, чәчтарашка юл тотты. Арчаның җәмәгать мунчасына барган Равия ханым Ибәтуллина хис-тойгыларын сөйләп бетерә алмый.

– Без радио аша ветераннар советы рәисе Рәмзия ханымның чыгышын тыңладык, – дип сөйли ул. – Өлкәннәр ункөнлеге алдыннан булды ул тапшыру. Ярминкәгә бәрәңгеләр алырга барыгыз, мунчага, бассейнга, чәчтарашка барыгыз дип чакырды ул безне. Бәрәңге алдык, Аллага шөкер. Рәмзия кебек өлкәннәрне кайгыртып торучы, әбиләрнең кулыннан тотып, әйдәп йөрүче шундый бер кеше кирәк икән ул. Менә мин “Арча” радиосын тыңлаганнан соң Арча мунчасына бардым. Бушка рәхәтләнеп юынып чыктым. Моңарчы Арча мунчасына барган юк иде. Шундый ошаттым мин мунчаны. Әбиләр күп килде ул көнне. Мунча хезмәткәре Илсөя Соколова әбиләрне күзләп кенә торды. Чишенергә, киенергә булышты. Юыну бүлмәсенә кереп тә хәлләрне белеп чыкты. Мунчада чиста, уңайлы. Фикерләремне, рәхмәтемне язып та калдырдым. Совет рәисе Рәмзия ханымга, өлкәннәрне кайгырткан барча кешегә рәхмәт.

Арчада яшәүче Гүзәл Хәйруллина болай дип сөйли: “Мин сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырышам. Бассейнга барам, җәяү йөрергә  тырышам. Кышын чаңгыда чыгам. Әйбәт булды, 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр өлкәннәрне бассейнга бушка керттеләр. Осталык дәресе дә оештырдылар. Рәхмәт”.

Арча бассейнында эшләүче тренер Гүзәл Марсовна белән дә сөйләштек.  “Өлкәннәр ункөнлегендә шимбә көнне сәгать 12дән 1гә кадәр йөзү остасы Евгений Иванович белән осталык дәресе үткәрдек, – дип сөйләде ул. – Йөзүнең дә төрле ысулы бар бит. Без аларга тыныч йөзү ысулы брассны һәм тизлекне яратучыларга ал белән һәм аркага ятып, кроль ысулы белән йөзүне өйрәттек. Күңелле булды. Бик канәгать калдылар”. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Матур хезмәт юлы үткән апа-абыйлар бассейнда рәхәтләнеп ял итеп, бер-берсе белән аралашып, тренерларның акыллы фикер-ләрен тыңлап, алар кушканны үтәп, тагын барабыз, дип кайтканнар.

Район китапханәсе каршындагы бинаның икенче катында урнашкан “Уку үзәгендә” эшмәкәр Резедә Исмәгыйлева җитәк-челегендә бушлай чәчтараш хезмәте оештыралар. Үзегез белә-сез, чәчне һәрвакыт карап торырга кирәк. Арчадан Гөлшат ханым бик канәгать калган. “Чәчемне кистеләр дә, буядылар да. Бик матур булды”, – дип рәхмәт укыды ул.

Арчаның кибетләр рәтендәге “Бакча үзәге”нә (Совет мәйданы, 21) керүче өлкәннәр ун көн дәвамында бүләкләр алып чыга. Хуҗасы Роза Ибәтуллина бүләкләр әзерләп куйган. Көтелмәгән бүләкләрне алып, кибеттән бик куанышып чыгалар.

“Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” дигән халык мәкале бар. Монда башка сүз табып булмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X