erid:2VtzquqpS7d
ОСАГО полисын алуда үзгәрешләр
Арча яңалыклары

ОСАГО полисын алуда үзгәрешләр

30 сентябрьгә кадәр ОСАГО полисын документларсыз сатып алырга була. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә илнең кайбер төбәкләрендә техник хезмәт күрсәтү станцияләре эшләми.

Шул сәбәпле машина йөртүчеләр үз автомобильләренең техник торышын тикшертә алмый. РИА Новости хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин COVID-19 пандемиясе вакытында иминият компанияләре белән 1 марттан автомобильгә техосмотр узмыйча гына ОСАГО турында шартнамәләр төзи алу турындагы федераль законга кул куйган.
Бу йомшартулар 30 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Шунысы мөһим, диагностика картасы 31 октябрьдән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.
 http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/zgreshlr


Нет комментариев