erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өйдә көтеп торыр кешең булса

Юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы өлкән лейтенант Рәдис Гарифулинның Арча эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсендә эшли башлавына 13 ел.

Күптән түгел инстаграмм битендә аның юлда бер шоферга булышуы турында басылып чыкты. Комментарийлар бик күп иде. Барысы да мактау һәм рәхмәт сүзләреннән тора. “Ул һәрвакыт ярдәм итәргә тора. Каты бәрелми, яхшылап аңлата. Андый ЮХИДИ хезмәткәрләре бик сирәк”. Комментарийларның төп мәгънәсе менә шундый.
Наласа егете ул. Мәктәптә укыганда агроном, колхоз рәисе булам, дип хыяллана. 18 яше тулгач армиягә китә. Һәм... Чечняга эләгә. Шунда чын тормыш мәктәбе алып кайта егет. 
– Кайткач кая эшкә керергә, дигән сорау туарга да өлгермәде, туганым миңа: ”Син яшь булсаң да, утны-суны кичкән кеше, әйдә, эчке эшләр бүлегенә кер”, – диде. Менә 20 ел эшлим инде. Пенсия яше дә җитте. Башта патруль-пост хезмәтенә куйдылар. Кибетләр, урамнарда тәртип сагында тордык. 2007 елда Габделхак Касыймов мине ЮХИДИ бүлекчәсенә чакырды, –диде Рәдис Гарифуллин. – Балачак хыялымны искә төшереп, авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем, аны читтән торып тәмамладым, икътисадчы булдым. Шуннан соң алдылар инде ЮХИДИ бүлекчәсенә, чөнки югары белем кирәк иде. Тагын укып, юрист белгечлеге дә алдым.
ЮХИДИ хезмәткәрләрен, гадәттә, без сүгәргә күнеккән. Ә алар булмаса, юлда нәрсәләр генә килеп чыкмас иде. Кайвакыт үзләре белән рейдларга чыгарга туры килә. Кемнәр белән генә аралашмый алар. Монда юрист та, педагог та, психолог та, хәтта невропатолог та булырга кирәк. Юлда бер шоферга ярдәм итүе турында исенә төшергәч, Рәдис уңайсызланып куйды. 
– Мин генә түгел, без барыбыз да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Оешмаларга барып, кырыйга ауган машиналарны күтәрергә транспорт табышкан, андагы йөкне берәмтекләп төяшкән, юлда калганнарга ашарга алып килеп биргән, бүлекчәгә алып килеп кундырган вакытлар да була. Кайберәүләр уйлаганча, безнең бурыч штраф салу гына түгел, беренче чиратта, юлдагыларга ярдәм кулы сузу, киңәш бирү, аңлату, – диде өлкән лейтенант. – ЮХИДИ хезмәткәре тыйнак, кеше хәленә керә белүчән булырга, кешегә төксе бәрелмәскә тиеш. Үзләре синнән дә олы булган авыл кешеләре абый, дип мөрәҗәгать иткәндә аларга ничек аңлатмыйсың инде?! Дөрес, төрле кешеләр була, кайвакыт катырак торырга да туры килә. Юл һәлакәтләре, аеруча балалар катнашында булган, йөрәктә авыр тойгы калдыра. 
Законнар хәзер көн саен үзгәреп тора. Шуңа ЮХИДИ хезмәткәрләренә дә заман белән бергә атлап барырга туры килә. Ә моның өчен үз өстеңдә ныклап эшләргә кирәк. Имтиханнар, машинаны теркәү, техник күзәтүе белән бәйле сораулар бирсәң дә, Рәдис белгәнен барын да аңлата. Мәктәпләрдә булырга, укучылар белән аралашырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга да вакыт таба. Арчада яшәсә дә, туган авылын үз итә.Авыл җирлеге, авыл егетләре белән берлектә “Нократ” чишмәсен төзекләндерүгә үзеннән зур өлеш керткән, спорт ярышларын оештыруга ярдәмен күрсәтә.
– Гаиләмдә тыныч, шуңа барысына да күңел үсә, – ди ул. – Хатыным Рәзинә тортлар пешерә, үз бизнесы бар, өч балабыз үсеп килә. Олы улым “Дракон” командасында уйный, хоккейчы булам, дип хыяллана. Кечкенәдән эшләп үстем, бер эштән дә курыкмыйм мин. Өйдә бар нәрсәне үзем башкарам. Әлбәттә, хатыным Рәзинә белән бергәләп. Сине аңлаучы булуы үзе бәхет.
Райондагы Чечняда хезмәт иткәннәрне бер төркемгә туплап, шулар белән эшләргә, төрле чаралар оештырырга, кирәк булса, ярдәм күрсәтергә дә вакыт таба Рәдис Гарифуллин. “Нигә шул кадәр ел эшләп, сез өлкән лейтенант булып йөрисез?” – дип сорадым. 
– Миңа артыгы кирәк тә түгел. Мактау кәгазьләрем, шул ук вакытта шелтәләрем дә бар. Безнең эштә барысы да була, –  дип җавап бирде ул. –Минем өчен иң мөһиме – намус белән хезмәт итү.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре юхиди Юл

2
X