erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өйдән торып укуның бер атнасы тәмам

Бер атна үтте дә китте. Әмма ул ансат кына үтмәде.

Әти-әниләр: "Уф!" -- диде. Кем белән сөйләшсәң дә: "Укытучылар исән-сау булсын, мәктәпләр эшләп торсын!" -- диләр. Тәҗрибәле бер укытучы болай ди:

-- Әти-әниләр икенче хәзер.  Элек гаепне баланың үзеннән эзләделәр. Ә хәзер мәктәп, укытучылар гаепле. Элек баласы урамнан уйнаган җирдән өенә елап кайтса, үзең гаепле дип сүгеп чыгарганнар. Ә хәзер гаепне кеше баласыннан эзлилэр. Үзара кычкырышып бетәләр. Онлайн уку бик әйбәт булды. Укытучының, мәктәпнең кадерен белерләр...

Менә шундый фикерләр дә бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә өйдән торып укуның бер атнасы начар үтмәде. Мәш килдек. Дөрес, мин эштэ. Эштән кайткач, өй эшләрен эшләргә тотынабыз. Видеога төшереп җибәрүләре үзе бер кызык. Видеога төшерәм дип каршыңа килеп бассалар, билгеле, каушап каласың. Аның әнә шундый каршылыклары да бар әле.

Көндез укыйлар. Кичә әти-әниләрнең җыелышы булды. Өйдән генә торып җыелышта да катнашып була икән. Кемне нәрсә борчый - уртага салып сөйләшенде. Ә болай өйдән торып укып була. Хәтта онлайн дәресләрне район башлыгы да карарга мөмкин икән.  Дәрес вакытында бала эш өстәле артында ак рубашкалардан, футболкалардан утырырга тиеш. Дәресне кем кереп карамас!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК эйбэт икэн дистанцион уку. Укучылар гына тугел, укытучыларнын да укытуга ,балаларга карашын да БИК эйбэт куреп була икэн.

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X