erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өйдән торып укыйлар

6 апрельдә мәктәп укучылары өчен өйдән торып (дистанцион) укулар башланды

– Мәктәпләрдә укучылар да, укытучылар да юк, анда бары тик бер дежур гына бар, – дип сөйләде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров.

– Укытучылар өйдән Интернет челтәрләр аша балаларга яңа тема аңлата, өй эшләре бирә, аларны кабул итеп ала. Нәкъ мәктәптә укыган кебек. Укытучылар да, балалар да бер-берсен күрә, сөйләшә, аңлаша ала. Һәр мәктәптә сыйныф җитәкчеләре баланың өйдә нинди электрон җиһаз барлыгы турында сораштырулар үткәрде. Кайбер балаларда дистанцион уку өчен мөмкинлекләр булмавы ачыкланды. Без бу проблеманы хәл итәбез. Балага я әти-әнисе үзенең смартфонын бирде, я әбисе алып бирде һ.б. Дөрес, яңалыкка керү җиңел түгел. Әмма моның өстен ягы да бар. Мәгариф өлкәсенә яңа технологияләр керә бара. Онлайн-уку укучыларны да, укытучыларны да заманча технологияләр белән эшләргә өйрәтәчәк.

Районда 5418 бала өйдән торып укый. Безнең гаиләдә дә ике укучы бар. Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә 4 сыйныфта укыйлар. 6 апрельгә кадәр укытучылары Альбина Гайнетдинова балаларны әкренләп өйдән торып укуга өйрәтте. Иң башта кемдә нинди электрон җиһаз (компьютер, планшет, ноутбук, смартфон) барын сорашты. Электрон мәгариф сайтында “Минем факультативлар” битенә теркәлеп тоташтык. Балалар анда укытучы җибәргән өй эшләрен алып эшлиләр. “Яндекс. Учебник” платформасында да эшлибез. Сыйныф белән табигать белеменнән видеодәрес тә эшләп карадык. Балалар белән укытучыга аралашу өчен үзләренең төркемнәре бар. Аңлашылмаган сорауны укытучыга ватсап аша бирергә була. Ә турыдан-туры онлайн-уку Zoom рәсми сайты буенча алып барыла. 4 апрельдә укытучы балалар белән турыдан-туры элемтәгә чыкты. Бик күңелле булды ул беренче дәрес. Балаларга бер-берсен, укытучыны күрү, тавышларын ишетү, аралашу кызык иде. 5 апрельдә дә элемтәгә чыктылар. Укытучы апалары алдан ручка һәм шакмаклы дәфтәр әзерләп куярга кушты. Дүшәмбедән нинди дәресләр буласы билгеле булды. Һәм... өйдән торып укулар башланды! Укытучыга рәхмәт, аларга да бу яңалык,  гомумән, һәр укытучыга, әти-әниләргә сәламәтлек һәм сабырлык-

лар телибез!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге мәшәкатьләр һәр мәктәпкә, һәр сыйныфка хас күренеш. Физкультура, җыр, хезмәт дәресләре дә бар. Бу фәннәрдән өй эшләрен видеога төшереп укытучыга җибәрәсең. Смартфоннарда уйнап, аралашып өйрәнгән балалар онлайн-укуга тиз ияләнерләр, дип уйлыйм.

Ә балаларның урамга чыгасы, мәктәпкә барасылары килә, “Кайчан мәктәпкә барабыз?” – дип сорыйлар. Мәктәпкә укытучы, сыйныфташларың белән аралашуга ни җитә! Әти-әниләр дә мәктәпне сагына.

Районда балалар бакчалары эшли. Аларда дежур төркемнәр оештырылды. Бу турыда без "Арча хәбәрләре" газетасының киләсе санында язырбыз.

Румия Надршина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X