erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Озак яшәвемнең сере — рәхәт тормыштадыр”

Була шундый кешеләр, алар белән аралашып, көч аласың, тормышка башкача карый башлыйсын. Ташкичүдә яшәүче Гөлбикә Габдрахманова  яныннан шундый халәт белән кайттык.

 

 

Гөлбикә Абдулла кызына декабрьдә 90 яшь тулды һәм аны гомер бәйрәме белән котлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин килде.

“Баскан саен шөкер итеп яшим, — дип каршы алды ул кунакларны, күптәнге танышларын көтеп алгандай. — Үзең әйбәт булып яшәсәң, кеше дә ярата, тормыш та уңай була. Озак яшәвемнең сере дә шундадыр — рәхәт тормышта, балаларым, шушы нигездә Якуб улым, Рәдифә киленем белән дус-тату булып яшәүдәдер дип уйлыйм. Кем уйлаган 90 яшемә җитәрмен дип”. Аннан күз яшьләрен тыя алмый, балачагын сөйләп китте.

  • 6 яшемдә әниебез Хәтнә хастаханәсенә бәби табарга киткән җиреннән үлеп,  ятим калдык, апама – 8, энемә 4 яшь иде. Үги әни белән 47 ел тату яшәдек. Ул кияүгә чыкмаган кыз иде безгә килгәндә, беребезне дә читкә какмый, үз балаларыдай якын итеп үстерде. Үзе дә өч ир бала тапты. Хәзер ул балаларның берсе генә исән-сау, өй тутырып үскән балалардан шул энем белән икәү генә калдык.

Хәтере сокланырлык Гөлбикә апаның. Яшьлегендәге вакыйгаларны да ачык хәтерләп сөйли. Сәламәтлеге дә артык уфтанырлык начар түгел, әле дә күзлексез газеталар укый, телевизор карый. 79 яшендә Арчада башына операция ясата ул һәм бүгенге көненә шөкер кылып яши.

Авылда 4 сыйныф укыгач, Иске Ашытка йөреп 7не тәмамлый. 1950-1952 елларда 6шар ай Киров өлкәсенә барып торф чыгару хезмәтендә эшли. 1953 елны авылдашы Әхмәт атлы егет белән гаилә корып яши башлыйлар. Әхмәт абый чирек гасырга якын элек аларны ятим итеп мәңгелеккә китеп барса да, Гөлбикә апа бүгенге көндә уртак җимешләре – 4 баласының, кияү-киленнәренең, оныкларының ярдәмен күреп яши.  Озак еллар бергә яшәгән кайнанасының рәхмәтенә ирешеп, аның хәер-догасын алып калган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Заманына күрә бар авырлыкны кичергән, декрет ялларында утырмыйча, колхозны алга җибәрим дип тырышкан, көрәк белән казып гектарлап бәрәңгесен дә алган, чалгы белән борчак чапкан, колхоздагы төрле эшне намус белән башкарып яшәгән Гөлбикә апа хезмәт ветераны исемен лаеклы йөртә, күп кенә юбилей медальләренә ия. “Эшләп кеше үлми диләр, рас икән”, — дип елмая.

Гаиләдәге җылылык, бер-берләренә хөрмәт хисе әбигә яшәргә көч бирә. Үзен зурлап яшәгән балаларына дога кылып туймый ул. Ә чиксез көчкә ия әни догасы ияләренә барып ирешми калмас.

Розалия Зиннәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X