erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Патяшина: Сатучылар битлек кимәгән кешеләргә хезмәт күрсәтмәү хокукына ия

Татарстанда башка төбәкләргә караганда битлек режимы яхшырак үтәлә, дип сөйләде республика баш санитария табибы.

Татарстанда сәүдә челтәрләре хезмәткәрләре битлек кимәгән кешеләргә хезмәт күрсәтмәү хокукына ия. Бу турыда туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина сөйләде.

«Россия Югары судының сәүдә челтәрләре хуҗаларына саклану чаралары булмаган кешеләргә товар сатмау хокукын хуплавы турындагы карары чыкты», — диде спикер.

Республика ведомствосы искәрткәнчә, битлек — ул теләсә нинди кискен тын юллары вирус инфекциясе яки бактериаль инфекцияләр вакытында авыруны булдырмауның нәтиҗәле кисәтү чарасы.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Марина Патяшина сүзләренчә, Россиянең башка төбәкләренә караганда, Татарстанда битлек режимы яхшырак үтәлә. Әмма режимны бозучыларга кисәтү ясарга оялмаска һәм үзегезгә дә җәмәгатьчелек урыннарында битлек киеп йөрергә кирәк.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/09-12-2020/patyashina-satuchylar-bitlek-kim-g-n-keshel-rg-hezm-t-k-rs-tm-hokukyna-iya-5791458

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X