erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Печән өсте

Журналист блокноты

Шулай дип язып куйдым да, үзебезнең малай вакытларны күз алдына китердем. Печән өстендә печән басулары сабантуйлардагы кебек мәш килеп торыр иде.

Ул елларда халыкка “процент печәнен” печән җыюда катнашучыларга карап бирделәр. Һәр йортта 5–6–7–8 бала, сәнәк тота алган бала-чага, әби-бабайлар да басуга чыга. Шуларга шәһәрдә яшәүче туганнарны кушыйк.

Без, 7–8нче сыйныфларда укучы малайлар, атлар белән эскерт  салган урынга печән ташыйбыз. Бер Корайван авылында гына да элегрәк сиксән эш аты бар иде, дип сөйлиләр иде. Җитмешләп кенә хуҗалыгы булган авылда бу. Колхоз төзелгән елларда халыктагы атларны мәҗбүри алып бетергәннәр. “Менә монысы безнең ат токымы”, – дип әйтеп куяр иде әти. Колхоз малын урламасыннар, дип эшләнгән булган инде бу. Әмма урлау җаен тапкыр халык аттан башка да тапкан инде.  Халыкны елатып, талап төзелгән колхозлар байлыгын берзаман урлап-юллап бетерерләр дип кем уйлаган...

Ярар, печән басуына кире кайтыйк. Ат арбасына люцерна печәнен хатын-кызлар төяп тора. Алар басуга да безнең белән арбаларга утырып бара. Әни, Гөләндәм, Әминә, Әлфия апалар... “Барсаң иде, барсаң иде, барып җитмәсәң иде”, – дип куя Гөләндәм апа.

Бу апаларга ял кайчан эләгәдер инде? Ул елларда хезмәт иткән хатын-кызларга һәйкәл куярлык. Көне буе эсседә печән төяү уен эш түгел. Өйдә дә бит күпме эш көтә, ашарга пешерәсе, сыер савасы, керен юасы бар. Печән өсте бетүгә гектары белән чөгендер көтеп тора, аннан бәрәңге аласы, үз сыерыңа азык әзерлисе һ.б.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элек әле басуларга үлән чәчмиләр иде, бар булганы – болын печәне. Аны да чалгы белән чаптылар. Бик авыр хезмәт ул, чалгың үтмәсә бигрәкләр дә яман. Руслар бик дөрес әйткән: “Коси коса, пока – роса”. Чыклы үләнне чалгы да яхшы чаба. Моның өчен таң беленгәндә болында булырга кирәк.

Люцерна дигән күпьеллык үлән керүгә болын печәннәре чабу бетте. Трактор чапкычлары кайту үзе бер зур вакыйга булды. Иң куандырганы – халык борчак чабу мәшәкатеннән котылды. Аны чалгы белән дә кистереп бетереп булмый – өстерәп чыгарырга кирәк. Үзебез кечкенә булгангамы, ул вакытта бигрәк озын булып үскән кебек иде.

(Дәвамы бар).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X