erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пенсионерларга 2022 елның гыйнварында бирелә торган түләүләрне быел декабрьдә бирәләр

Россия почтасы бүлеге аша һәр айның беренче көнендә түләүләр алучы пенсионерлар 2022 елның гыйнвары өчен акчаны декабрьдә алачак. Бу гыйнвардагы бәйрәм көннәре белән бәйле ("Ватаным Татарстан").

 

Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева сүзләренә сылтама белән «Прайм» агентлыгы хәбәр иткәнчә, шул ук вакытта пенсияне түләүнең бердәм графигы юк.

«Төрле төбәкләрдә пенсияләр банкларга һәм почта бүлекләренә төрлечә күчерелә. Түләү сроклары турындагы мәгълүматны Россия Пенсия фондының төбәк бүлекләре телефоннары буенча шалтыратып ачыкларга мөмкин», — дип аңлата ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның сүзләренчә, декабрьдә шулай ук 80 яшькә җиткән гражданнарның иминият пенсиясенә теркәлгән түләүләрне индексацияләгәннәр. Хезмәт эшчәнлеген өч ай элек тәмамлаганнар да индексация алды.

«Министрлар Кабинеты пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләүгә кагылышлы вәгъдәне үтәргә тиеш», — диде Россия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган йомгаклау матбугат конференциясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X