erid:2VtzquqpS7d
Пенсионерларга сөенечле хәбәр
Арча яңалыклары

Пенсионерларга сөенечле хәбәр

Ел саен пенсияләр берәр меңгә артачак

РФ Пенсия фондының алдагы еллардагы бюджет планын караганда, 2021 елда эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 6,3 процентка артачак.

2022 елда бу күрсәткеч 5,9 процент, ә 2023 елда 5,6 процент булыр дип көтелә. Бу фаразланган инфляция күләменнән бераз артыграк.

Әлеге закон проектын Дәүләт Җыены депутатлары беренче укылышта кабул итте инде. Икенче укылыш 24 ноябрьгә билгеләнгән.

Закон кабул ителгәндә, пенсияләр ел саен якынча 1 мең сумга артачак. Әгәр дә пенсия күләме 15 меңнән кимрәк икән, ул чагында арту да аның кадәр түгел, ә якынча 600 сум булачак. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/pensionerlarga-senche-el-saen-pensiyalr-berr-meg-artachak

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев