erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пенсионерларны «сөендереп» торалар

Әледән әле электрон челтәрләргә пенсионерлар өчен «матур» хәбәрләрне җибәреп торалар.

Нинди максат белән эшлиләр ул яңалыкларны - аңлашылып бетми. Пенсионерларны сөендерәселәре киләме, әллә көендерәсеме?! Билгеле инде, мондый хәбәрләр таратып, үз укучыларын җыеп, акча эшлиләр, диярсез. Әле менә яңа гына 13нче пенсия турындагы хәбәрләр йөрде. Редакциягә дә шалтыратып сорадылар. Чынмы ул хәбәр, дип. Без шунда ук Пенсия фондының халык белән эшләүче бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек. "Андый яңалык юк", - дип җавап бирде Рузия Илсуровна. Инде менә тагын бер хәбәр, янәсе Путин эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча вәгьдә иткән. Тагын район пенсия фондының клиентлар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән элемтәгә чыктык. "Бездә андый хәбәр юк", - диде Рузия Илсуровна. Теләсә нинди хәбәрләргә ышанырга ярамый. Рәсми мәгьлуматларга гына ышанырга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X