erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу шартлары йомшарырга мөмкин

Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен шартларны йомшартырга мөмкиннәр. РФ хөкүмәтенә Икътисади үсеш министрлыгы җибәргән ил икътисадын торгызу планында шул турыда әйтелә. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Ел ахырына пенсиягә кадәр өч ел калган кешеләрне лаеклы ялга җибәрү тәкъдим ителә. Гамәлдәге закон буенча, бу пенсия яшенә кадәр ике ел эчендә эшен югалткан, шулай ук 20 ел (хатын-кызлар өчен) һәм 25 ел (ир-атлар өчен) эш стажы булган россиялеләр өчен мөмкин булачак.

Моннан тыш, документ якындагы өч айда эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен арттыруны күздә тота. Аны 1,5 меңнән 4,5 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.

Чыганак сүзләренә караганда, документка даими рәвештә төзәтмәләр кертелә, шуңа күрә соңгы версия хәзергедән аерылырга мөмкин. 

Татар-информ


Нет комментариев