erid:2VtzquqpS7d
Песи өендәге янгынны сүндерделәр
Арча яңалыклары

Песи өендәге янгынны сүндерделәр

Балалар югалып калмадылар.

9 нчы балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче нәниләр белән “Песи өе” («Кошкин дом»)  исемле матур һәм гыйбрәтле чара булды. Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәре Раил Гыйльмуллин да килде.

Уеннар аша балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттык, гадәттән тыш хәлләр, янгыннар килеп чыкканда үзеңне дөрес тотарга, ни эшләргә кирәген өйрәттек.

Чарабыз бик кызыклы барды. Кинәт песинең әкияти йорты “яна” башлады.  Ә балалар югалып калмадылар! Нишләргә кирәген алар инде белә иде.  Малайлар үзләрен батыр янгын сүндерүчеләр ролендә сынап карадылар, ә кызлар коткаручылар булдылар. Иң башта «101» һәм «112» номерлары буенча шалтыратып, хәлне аңлатып, ярдәмгә чакырдылар, ә аннары песи йортындагы янгынны сүндерүгә керештеләр. Уртак тырышлык белән песинең йортын  коткардылар. Балалар куелган бурычны бик әйбәт үтәделәр, хәтта кече төркемдә дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Кунаклар балаларның әзерлегенә шаккаттылар. Ведомство хезмәткәрләре  нәни геройларны батырлыклары һәм ашыгыч хезмәт номерларын белүләре өчен мактадылар һәм “Шырпы балаларга уенчык түгел!” дигән төп кагыйдәне искә төшерделәр.

Бу батырлык дәресе булды. Ул физик тәрбия педагогы Лилия Гәрәева белән бергә үтте. 

Резедә Галимҗанова, Гөлназ Хисаметдинова,

Арчаның 9нчы бакча тәрбиячеләре.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев