erid:2VtzquqpS7d
Петуния кычыткан ярата
Арча яңалыклары

Петуния кычыткан ярата

Яшел масса үссен өчен азот күп булган ашламалар сайлагыз.

 

Бу нәфис чәчәкләрнең тамыр системасы бик көчле була, шуңа да үсемлекне 5 литрлы чүлмәккә утырту кулай булыр. Әгәр берьюлы 2-3 үсенте утыртсагыз, 7 – 12 литрлысын сайларга кирәк. Эссе, кояшлы көнне чәчәккә мул итеп җылымса су сибү мөһим. Үсенте кечкенә, тамыр системасы зәгыйфьрәк, ә чүлмәк олы булса, суны туфрак кипкән саен сибеп торырга кирәк.

Петуния ашламаларга бик таләпчән. Яшел масса үссен өчен азот күп булган ашламалар сайлагыз. Кычыткан төнәтмәсен сибәргә була. Яшел массасы мул булып үскәч, петуниягә калий һәм фосфор күп булган ашламалар кертү кирәк (мәсәлән, «Фертика Люкс»). 3-4 яфрагы гына калсын, шулай эшләгәндә чәчәкләре тагын да күбрәк булачак.

 

Киңәшләрнең дәвамы монда??
https://vatantat.ru/2020/07/29082/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев