erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пиротехника белән сак булыгыз!

Тиздән яңа ел бәйрәмнәре! Бу вакытта пиротехник эшләнмәләрне күп кулланалар.

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге пиротехника белән эш иткәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне исегезгә төшерә. Кибет һәм базарларда шартлаткыч уенчыклар сатыла башлады: салютлар, питардалар, хлопушкалар һ.б. Бу товарларны сатучыга да, сатып алучыга да аерым кагыйдәләр бар: товарның сертификаты булырга һәм алар махсус тимер капларда сакланырга тиеш, сату мәйданнары бүленгән һәм янгын сүндергечләр белән тәэмин ителсен, 16 яше тулмаган балаларга бу төр товарларны сату катгый тыела.

Пиротехник эшләнмәне сатып алган очракта куллану инструкциясен укырга онытмагыз. Пиротехник эшләнмәне бина эчендә кулланырга, утка ыргытырга, кабызган килеш кулда тотып торырга, алар белән тәмәке кабызырга ярамый. Кабызылган петардаларны кешеләр, хайваннар ягына ыргытырга ярамый. Юешләнгән пиротехник эшләнмәләрне электр плитәләренә, җылыту батареяларына куеп киптерү тыела.

Янгын вакытында 01, 112, Арча янгын сүндерү частена 3-59-01 номерлары аша хәбәр итәргә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илгизәр  Исмәгыйлев,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X