Реклама
"Питомник" территория җәмәгатьчелек Советы 2021 елда узган "Иң яхшы территория җәмәгатьчелек Советы" республика бәйгесендә 3 нче урынга лаек булган.
Бүген район башлыгы Илшат Нуриев "Питомник" җәмәгатьчелек Советы рәисе Рәсим Бариевка зур җиңүләре белән тәбрик итеп Диплом тапшырды. Шушы бәйгедә призлы урын өчен бирелгән 430 мең сум грант акчасына Питомникта балалар мәйданчыгы эшләнгән.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз