erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Политолог: Яңартылган Конституция республиканың тарихын һәм үзенчәлеген яклый

Марат Бәширов фикеренчә, республикада тавыш бирү күрсәткеченең югары булуы татарстанлыларның милли төбәкләрнең статусын Төп законда беркетү зарурлыгын аңлавын күрсәтә.

Россия политологы Марат Бәширов РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә милли республикаларның статусы теркәләчәк, ә аларның мәдәнияте һәм тарихы якланачак дип белдерде. Бу хакта ул Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша сөйләде.

«Конституциядә милли республикаларның статусы теркәлә. Берничә ел элек без регионнарны унификацияләргә кирәк дигән сорауларны ишеттек, әмма Конституция аларның статусын терки һәм аларның тарихын, мәдәниятен һәм үзенчәлеген якларга мөмкинлек бирә — бу бик мөһим», — дип билгеләп үтте Бәширов.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда халыкның сайлауларга бару күрсәткеченең югары булуы республика халкы тарафыннан бу төзәтмәләрнең мөһимлеген аңлавы турында сөйли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү уза. Кичке 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Ихтыяр белдерү хокукына республиканың 2,9 миллион кешесе ия.

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X