erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Полиция килә дип кот алынды

-- Сайтка: "Кызык хәлләрне безгә дә сөйләгез", дип яздыгыз, мин язып тормыйм, сөйлим генә, -- дип шалтыратты безгә бер ханым. -- Исемемне әйтмим, көләрләр.

-- Арчада яшим мин, -- дип сөйләде шалтыратучы. -- Кичә азык--төлек кибетенә чыктым. Ашамлыклар алып, кибеттән чыктым гына, дус хатын шалтырата. Картаймыш көндә мин дә телефон-смартфон сатып алдым бит. Дус хатын белән смартфоннан сөйләшәм. Киттек, малай, коронавирус хикмәтләре турында сөйләшеп. Сакланырга кирәк дибез. Киләсе айда пенсияне бирерләр микән дип тә сөйләшеп алдык. Табигатьнең иң матур вакыты, өйдә ничек түзеп ятарга кирәк дип тә борчылабыз. Бер начар сүз сөйләшмәдек. Шуннан, малай җаным, телефонга икенче бер ир кеше тавышы килеп кермәсенме?! "Вы чо, карантан, карантин, час милиция придет, карантин, бессовестные", -- дигән орышу сүзләрен ишетүгә, телефонны сүндердем дә, өйгә чаптым. Эш харап, мин әйтәм, тыңлап торганнар,  хәзер милиция килеп җитәчәк -- бик нык курыктым... Фатирга йөгереп диярлек кайттым. Ишекне бикләп куйдым. Милиция килгәнне көтәм. Урамда сөйләшкән дус хатын берничә тапкыр шалтыратты, аны да алмадым. Бераз тынычлана төшкәч, кулга телефонны алдым. Анда туганым миңа кызык видео җибәргән икән. Бер ир кеше орыша---орыша карантин дия--дия тавыкларны сарайга кертә. Теге хатын белән урамда сөйләшкәндә ялгыш шушы видеога басылган булган икән. Хәлне аңлап алганнан соң үзем дә рәхәтләнеп көлдем. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X