erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Полициядә эшлисегез киләме? Хезмәткәрләр кирәк

Принцип шундый, стаж арткан саен, хезмәт хакы да арта.

Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегендә эшләү өчен тикшерү-оператив төркеменә хезмәт күрсәтүче полицейский (машина йөртүче), участок полиция хезмәткәре, икътисади җинаятьләргә каршы көрәш һәм коррупциягә каршы тору буенча төркемнең оператив вәкиле кирәк. Беренче ел эшләүче офицерның хезмәт хакы 35 мең сум. 5 елдан соң ул уртача 40 мең сумга җитә. Кыскасы, принцип шундый, стажы арткан саен, аның хезмәт хакы да арта. Шулай ук эштәге күрсәткечләргә карап премияләр дә түләнә. 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыга ала. Моңа армиядә хезмәт иткән чор һәм югары, махсус уку йортларында белем алган елларның яртысы керә. Пенсиягә чыкканда якынча 200 мең сум ял пособиесе түләү дә каралган. Пенсия күләме 15 меңнән башлап. Чираттагы ял 40тан алып 64 көнгә кадәр. Үз торагы булмаганнарга эш фатиры бирелергә мөмкин. Фатирда торганнарга аның өчен түләү чыгымы кайтарыла. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре түләүсез югары яки махсус белем алырга хокуклы. Барлык хезмәткәрләр дә дәүләт тарафыннан иминиятләштерелә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эчке эшләр органнарына 18 яшьтән 35 яшькәчә гражданнар кабул ителә. Кандидатларга психологик тест үткәрелә. Эшкә урнашу өчен паспорт, гариза, үзе турында анкета, үз кулы белән язылган автобиография һәм башка документлар кирәк. Тулырак мәгълүматны 8(84366) 3-12-02 телефонына шалтыратып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X