Бу юлы көтелмәгән хәл булды.
Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф харисов үзе дә 800 метр дистанциягә йөгерергә керде. Моңарчы ул "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында үткәрелгән спорт ярышларында оештыру эшләре белән мәшгуль иде. Бу юлы стартка басты. Һәм 800 метрны уңышлы йөгереп үтте.
Стадиондагы күңеллелек. Бар дөнья ямь-яшел. Кошлар тавышы, хуш исле үлән, агач исе тирә-юнгә ямь биреп тора. Шушы ямьгә ярышта катнашучыларның шат авазлары, уен-көлке килеп кушыла. Ярышлар 100 метрга, 800 метрга һәм эстафета оештырылды. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Нет комментариев