erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Профсоюзларның изге эше

Күчтәнәчләр өләштеләр.

Озак еллар дәвамында Арча районы профсоюз оешмасы үзенең актив эшчәнлеген башкарып килә. Аның белән күп еллардан бирле үз эшенең остасы булган Харисов Вакыйф Вагыйзь улы җитәкчелек итә. Районыбыздагы башлангыч  профсоюз оешмалары членнары һәм ветеран укытучылар профсоюз оешмасының һәрдаим ярдәмен тоеп яшиләр. Бу сүздә генә түгел, оешманың  башкарган эшләрендә ачык чагыла.
Елдан-ел матур традицияләр гамәлгә кертелеп барыла.Хезмәткәрләргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен төрле санаторияләргә бушлай һәм ташламалы юлламалар бирелә. Шулай ук илебезнең зур шәһәрләренә экскурсияләргә бару мөмкинлекләре ачылды.
Һәр елны өлкәннәр көненә һәр башлангыч профсоюз оешмасыннан бер ветеран укытучыга бүләк тапшырылып килә.Белем бәйрәме,Укытучылар көне, 8 март бәйрәмнәре дә читтә калмый.  Район профсоюзы булышлыгы белән  чәй өстәле артында бәйрәм итәбез.Һәр елны ике ветеран укытучыны “Арча хәбәрләре” газетасына бушлай яздыру да традициягә кереп китте. Хезмәткәрләребезнең юбилейларына да акчалата бүләк бирелә. Гаиләләргә кайгы килгәндә дә профсоюз оешмасы читтә калмый. Район газетасына кайгы уртаклашу язмасы бастыра. Мондый изге гамәлләрне бик күп санарга мөмкин булыр иде.
Җәмгыятьтә барган шундый авыр чорда да, район профсоюз оешмасы хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның күңелен күрергә вакыт таба. Быел да Рамазан ае хөрмәтенә ярдәм йөзеннән хезмәткәрләр һәм ветераннарга күчтәнәчләр тулы пакетлар бүләк ителде. Бүләк алучыларның күзләрендә шатлык яшьләре,ә йөзләрендә чиксез сөенеч иде. Алар шушы изге эшләрне оештырган  районыбызның профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Вагыйзовичка һәм аның ярдәмчесе Гөлназ Ильдусовнага  ихлас күңелдән үзләренең олы  рәхмәтләрен җиткерделәр. Игелекле хезмәтләренең үзләренә дә куаныч китерүен теләделәр. Шушы теләкләргә кушылып, мин дә  Апаз урта мәктәбе коллективы исеменнән Сезгә олуг рәхмәтемне юллыйм. Эшләрегездә  уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калам. Табыннарыбыз мул, илебез тыныч,күгебез аяз булсын!
 
  Апаз урта мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы
җитәкчесе  Самигуллина Алсу Харисовна

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вакиф Вагизович уз эшенен остасы ул!

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X