erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пөшәңгәр авылыннан Шәвәлиевлар гаиләсе – “Татар гаиләсе/үрнәк алыгыз” бәйгесе җиңүчеләре

Бәйгене “Сөембикә” журналы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә уздыра.

“Без аларның һәммәсен яраттык. Якын иттек. Язмышларын йөрәк аша үткәрдек.  Матур гаиләләр! Аларда халкыбызның гореф-гадәтләре, дине һәм иң мөһиме – Туган тел саклана! Ел дәвамында барган конкурс инде менә төгәлләнде. Кырыктан артык гаилә арасыннан жюри иң-иңнәрен барлады. Алар 50 шәр мең күләмендә акчалата бүләк ала”, – дип җиңүчеләр белән таныштыра “Сөембикә” журналы.

Җиңүче гаиләләрне Татарстан Милли китапханәсендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевлар котлады.

Җиңүчеләр арасында Арча районының Пөшәңгәр авылыннан Шәвәлиевлар гаиләсе дә бар! Котлыйбыз!

“Искиткеч матур чарада катнашып кайттык бүген. Аның нинди дәрәҗәдә оешкан булуын, зәвыклылыгын, матурлыгын аңлатыр өчен сүзләр аз. Бик кәнәгать калдык.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Сөембикә журналы оештырган республикакүләм "Татар гаиләсе/Үрнәк алыгыз" бәйгесендә катнашуыбызга бер дә үкенмибез. Чөнки нәтиҗәләр буенча безнең гаилә җиңүчеләр рәтендә булды. Әлбәттә, бу җиңүләрдә иң беренче Әти-Әнинең өлеше зур. Һәм шундый җиңүгә килерлек гаилә булып яшәвебез Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтедер. Без бик шат! Аллаһка шөкер”, – дип үз Инстаграм битендә бәйрәмнән хис-кичерешләре белән бүлешә Илүзә Шәвәлиева.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Матур, үрнәк гаиләне җиңүе белән котлыйбыз!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X